<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>70</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Уза гөмерләр, кыска гөмерләр
 Туктатып булмый, үтә шул көннәр
 Мәгънәсез үткән еллар кызганыч
 // Язмыш аяныч. //

[V2]
 Язмышларны һич булмый үзгәртеп
 Үкенү һисе телә йөрәкне
 Күпме ялгышлар, әрнү - сагышлар
 // Өзә үзәкне. //

[V3]
 Тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр
 Кайнар яшьләргә манчылды күзләр,
 Юану тапмый, эзләнә йөрәк
 Таяныч кирәр, ышаныч кирәк.

[V4]
 Эй, бөек Аллам, Бирче, Ярдәмең!
 Синең тарафка бакты күзләрем
 Искә төшереп кылган эшләрне
 Акты яшьләрем, акты яшьләрем.

[V5]
 Син генә мине аңлый аласың.
 Син генә шулай сөя аласың.
 Синдә генә мин юану табам,
 И, Изге Аллам, и гүзәл Аллам. /2</lyrics>
<title>Уза гөмерләр</title>
</song>